АЛ ҮЗЕҢӘ, ТУКАЙ!/Әхәт ГАФФАР
Бу Ватанда яшәп киткәннәрнең
үлгәне юк әле кайгысыз.
Түргә омтылып та гүргә керми
калганыгыз бармы кайсыгыз?
Мин әйтмәдеммени бу дөньяның
тузыбыздан сут агызганын,
тормыш мунчасының ләүкәсендә
яфракларсыз сап “тамызганын”?
Түзә арка, түзә күкрәк, аяк
Шәфкатьсезлек каезлавына.
Күпме түзик җанны шакшы җаннар
Гомер бакый явызлавына?
Телдә Хәдис, уйда Алла ласа,
Без Иблисләр түгел ләбаса!
Ни хәл итик: кабер ташларыбыз
үлмәс борын Иманны баса.
Тимер гасыр каннан тоз агыза, –
каклаган каз кебек кибәбез.
Гасырларын көрнәп тегәр идек, –
күгәрек шул инде энәбез…
Ник туганга үкенерлек тә бит,
шулай да без – Сөю орлыгы.
Кая төшеп уҗым булырга соң? –
без иңәсе туфрак корыган.
Күз-колак та, аң да, җан да – күмер,
Аяк атлыйм дигән җир – түмәр.
Очыйм дигән гәүдә сазга түнәр, –
кайсы йолдыз ләхетләп күмәр?
Суалчаны, кырмыскасы… барча
Җан иясе терек иткәндә,
без – дәрвишләр:
Һичнинди гөнаһсыз
советларда сөрген киткәннәр.
Җанның болгауларын тыңламагыз, –
шуннан башка юктыр тавыш-тын…
…Әллә кая – киләчәккә китеп,
Ашыктың син, Тукай,
ашыктың!
Бүген:
“Китик!” – дияр идең бәлки,
әйдәр идең рухны очмакка...
Әллә кая китеп булмас инде:
ал үзеңә, Тукай, - оҗмахка.